Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Көрәшче Динар Кәримуллин Мәскәүдә узган Дөнья кубогының абсолют батыры булды
Мәскәүдә масштаблы спорт ярышлары – көрәш буенча Дөнья кубогы узды. Турнирда дөньяның 26 иленнән 157 спортчы катнашты һәм 11 комплект медаль уйнатылды.
Быел турнир регламентына яңалык кертелгән – биредә тарихта беренче тапкыр абсолют категориясендә җиңүче титулы 75 килограммга кадәрге авырлыкта уйнатылды. Мондый формат максималь сандагы катнашучыларга төп бүләк – автомобильгә дәгъва итү мөмкинлеген бирә.
Абсолют категориясендә Татарстан спортчысы, Лаеш районы командасы вәкиле Динар Кәримуллин җиңеп чыкты. Ул абсолют чемпион титулына һәм турнирның төп бүләге – Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов тапшырган автомобильгә ия булды.
- Динар Кәримуллин – көрәш һәм билбаулы көрәш буенча күп тапкыр Татарстан, Россия һәм дөнья чемпионы, «Ватаным Татарстан» газетасы гамәлгә куйган Муса Җәлил истәлегенә багышланган көрәш турниры, Данил Галиев исемендәге турнир җиңүчесе. БРИКС илләре уеннары җиңүчесе. 2024 елда «Алтын билбау» бөтенроссия премиясендә «Ел спортсмены» дигән мактаулы исемгә лаек булды. Спортчы тумышы белән Теләче районыннан. Хәзер Лаешта яши һәм Лаеш командасы өчен чыгыш ясый, Лаеш районы спорт мәктәбендә көрәш тренеры булып эшли.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз