news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Көрәшче Азилә Фатыйхова: «Көрәш – егетләр өчен генә» дигән сүзләрне кабул итмим

Чаллыда яшәүче көрәшче Азилә Фатыйховага әле 16 яшь кенә булуына карамастан, аның җиңүләре инде шактый. Азилә татар кызлары бик көчле дигән фикердә.

Көрәшче Азилә Фатыйхова: «Көрәш – егетләр өчен генә» дигән сүзләрне кабул итмим
Фото: «Татар-информ», Рамил Гали

«Ничә ел шөгыльләнеп, әле бер тапкыр да үкенгәнем булмады, «көрәш – егетләр өчен генә» дигән сүзләрне кабул итмим, минемчә, көрәш белән кызлар да шөгыльләнә ала, бары тик теләк кенә кирәк. Татар кызлары бик көчле. Кирәк булса, үзләрен яклый ала, кирәк чакта яхшы итеп җавап та кайтара белә.

Дөрес, кайчакта кайбер тренерлар безне кызгана, җиңелрәк эшләр куша, тренировкаларда җиңелчә күнекмәләр ясата, кайберләре, киресенчә, егетләр белән тигез күрә, безгә дә шундый ук таләпләр куя. Көрәшкә килгәндә спортчы йомшаграк, көчсезрәк булса да, шөгыльләнеп, формага килеп була. Барысы да синең күпме һәм ничек шөгыльләнүеңнән тора. Бәлки, башкача да була аладыр, ләкин, минем очракта, күбрәк шөгыльләнгән саен – үз җиңүеңә күбрәк ышанасың.

Тренировкаларда егетләр белән генә көрәшәм. Чөнки минем авырлыкта кызлар юк. Ә ярышларда, киресенчә, кызлар белән генә көрәшәм, спорт кануннары буенча рәсми ярышларда кызлар белән егетләр көрәшергә тиеш түгел», – ди ул.

Азилә Фатыйхова белән «Интертат» сайты өчен Зөлфия Шәвәлиева сөйләште.

news_right_1
news_right_2
news_bot