news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Көрәшче Азат Габдрәшитов: Көч түксәң, эшләсәң – соңыннан барыбер нәтиҗәсе була

Танылган көрәшче Азат Габдрәшитов көрәштә булган проблемалар һәм милли спорт төре үзенчәлеге турында фикерләре белән уртаклашты.

Көрәшче Азат Габдрәшитов: Көч түксәң, эшләсәң – соңыннан барыбер нәтиҗәсе була
Фото: © «Татар-информ», Салават Камалетдинов

«Уңыш сере – хезмәттә. Көч түксәң, эшләсәң – соңыннан барыбер нәтиҗәсе була. Мин 2021 елда аягымны сындырып, берничә ай ятып, 2022 елда кире көрәшкә кайттым, шөгыльләнә башладым, 2 ел үткәч, чемпион булдым. Беренче тапкыр чемпион булгач, ышанмадым, ниһаять, әлеге көн килеп җиттемени, дип уйладым. Элек мин башкача уйлый идем, яшьрәк чакта урамга чыгасы, каядыр барасы килә иде. 25 яшьләрдә инде башыма «тибә» башлады, шул яшькә җитеп, мин бернәрсә дә отмадым, дип уйлый идем. Шунда, берәр нәрсә булырга тиеш бит инде, дип, шөгыльләнә башладым. Шуннан бирле көн саен үземне торгызып, тренировкага барам.

Аягым сынгач, миңа гипс салганнар иде. Аны алгач, сакладым, үземнең бүлмәгә күренә торган җиргә куйдым. Онытмаска, шуңа карыйм да, ул миңа мотивация бирә. Карыйм да: «Азат, ятма, шөгыльлән», – дип уйлыйм һәм чыгып китәм. Сере шундадыр, эшләсәң – уңышка ирешәсең!» – ди ул.

Көрәшче Азат Габдрәшитов белән «Интертат» сайты өчен Зөлфия Шәвәлиева сөйләште.

news_right_1
news_right_2
news_bot