news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Көрәш һәм кул көрәше буенча Диния нәзарәте кубогы турнирында хаҗга юллама уйнатылды

Көрәш һәм кул көрәше буенча Диния нәзарәте кубогы турнирында хаҗга юллама уйнатылды
Фото: Чаллы шәһәре мөхтәсибәте

15 ноябрьдә Чаллы шәһәрендә Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте кубогына татар милли көрәше һәм кул көрәше буенча берләштерелгән XVI Россиякүләм турнир узды. Командалар арасында җиңүчеләргә Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте кубогы, ә үз авырлык категориясендә беренче урын алучылар арасында җирәбә уйнату нигезендә хаҗга юллама бүләк ителде. Бу хакта Чаллы шәһәре мөхтәсибәте яза.

Турнирда Татарстан, Башкортстан, Удмуртия, Чувашия, Самара, Дагыстан, Таҗикстан һәм Азәрбайҗан республикасыннан 103 спортчы көч сынашты.

Кул көрәше һәм милли көрәш буенча беренче урыннар яулаучылар хаҗга юллама уйнатуда катнашты. Юлламаны кул көрәшендә 85 килограммга кадәр авырлык категориясендә җиңү яулаган Түбән Кама спортчысы Азат Җәләев отты. Татарстан мөфтияте кубогына компетентлы жюри карары белән Чаллы командасы лаек булды.

Фото: © Чаллы шәһәре мөхтәсибәте

news_right_1
news_right_2
news_bot