news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Көрәш буенча Татарстан чемпионатында елга нәтиҗәләр ясадылар һәм җиңүчеләрне бүләкләделәр

Көрәш буенча Татарстан чемпионатында елга нәтиҗәләр ясадылар һәм җиңүчеләрне бүләкләделәр
«Татар-информ», Зөлфия Шәвәлиева

Алабугада Көрәш буенча Татарстан чемпионаты ачылыш тантанасында «Ел көрәшчесе», «Ел хөкемдары», «Ел тренеры», «Ел журналисты» һәм «Ел командасы» номинациясендә җиңүчеләрне бүләкләделәр.

2025 елның иң яхшы көрәшчеләре булып Илфат Миңнегалиев, Рафаэль һәм Ренас Кәлимуллиннар, Радик Сәлахов танылды.

Ел тренеры номинациясендә Фәнил Һидиятуллин, Рәмзил Бәдриев, Илгиз Шәмсевәлиев, Ринат Хәйретдинов, Рафаэль Хәмидуллин, Илнур Хәйбуллин, Рузил Ганиев, Илфир Әнвәров, Илдар Фатыйхов, Таһир Әхкәмов, Венер Әскәров һәм Илнар Галимовны бүләкләделәр.

Иң яхшы хөкемдарлар исеменә Айрат Миңнегалиев, Илһам Волков һәм Мансур Дияров лаек булды.

Фото: © «Татар-информ», Зөлфия Шәвәлиева

Тантанада көрәш ярышларын актив рәвештә яктырткан журналистларны да бүләкләделәр. «ТНВ» телеканалы журналистлары Рүзәл Әхмәдиев һәм Илдар Сафиуллин, «Ватаным Татарстан» газетасы баш мөхәррире Илназ Фәйзуллин, «Шәһри Казан» газетасы баш мөхәррире Радик Сабиров, «Ирек мәйданы» газетасы журналисты Лилия Йосыпова, «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы һәм «Интертат» электрон газтеасы журналисты Зөлфия Шәвәлиева, шулай ук Татарстан районнарында эшләүче журналистлар – Теләчедән Фәнил Нигъмәтҗанов һәм Балтачтан Нурзадә Сәмигуллин «Ел журналисты» исеменә лаек булды.

Сезон рейтингы нигезендә иң яхшы командалар да ачыкланды. 1 нче урынга – Чаллы, 2 нче урынга – Әлмәт, 3 нче урынга – Казанның «Зилант», 4 нче урынга – Арча һәм 5 нче урынга – Казанның Авиатөзелеш-Яңа Савин районнары командалары лаек булды. Командалар 500 000, 400 000, 300 000, 150 000, 100 000 сум күләмендә акчалата бүләк алачак.

news_right_1
news_right_2
news_bot