Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Көрәш буенча Россия Кубогында Татарстан данын яклаячак спортчылар билгеле
5-7 декабрьдә Казанның «Ак Барс» спорт сараенда көрәш буенча Россия Кубогы узачак. Ярышлар спорт сезонын тәмамлаый торган масштаблы вакыйга булачак. Чарага Россиянең иң яхшы спортчылары җыелыр дип көтелә. Турнир кысаларында көрәшчеләр 10 авырлык категориясендә – 60 килограммнан алып 130 килограммнан артыграк үлчәү авырлыкларында көч сынашачак. Турнирда Россиянең 53 төбәгеннән 200дән артык спортчы, вәкил һәм хөкемдар катнаша.
Ярышларда Татарстан данын Илфат Миңнегалиев, Ильяс Йосыпов, Ислам Кәримов, Илнар Закиров, Данир Муликов, Рафаэль Кәлимуллин, Илнур Камалов, Егор Такарлыков, Радик Сәлахов һәм Рәнис Гыйләҗетдинов яклаячак. Бу хакта ТР Спорт министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итә.
- Тантаналы чаралар һәм финал уеннары 6 декабрьдә 18:00 сәгатьтә «Ак Барс» Көрәш сараенда узачак. Ачылу тантанасында дәрәҗәле кунаклар катнашуы көтелә, алар арасында UFC спорт лигасында «Гладиатор» кушаматы белән танылган беренче татар көрәшчесе Ринат Фәхретдинов та бар. Ачылу тантанасын һәм финал көрәшләренең анонсын Россия тележурналисты, документаль фильмнар авторы һәм режиссер Николай Коровин алып барачак.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз