news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Спортчы Ринат Фәхретдинов көрәш буенча Россия кубогы ярышлары ачылышында катнашачак

Спортчы Ринат Фәхретдинов көрәш буенча Россия кубогы ярышлары ачылышында катнашачак
Фото: © «Татар-информ», Салават Камалетдинов

5-7 декабрьдә Казанның «Ак Барс» спорт сараенда көрәш буенча Россия Кубогы узачак. Ярышлар спорт сезонын тәмамлаый торган масштаблы вакыйга булачак. Чарага Россиянең иң яхшы спортчылары җыелыр дип көтелә.

Турнир кысаларында көрәшчеләр 10 авырлык категориясендә – 60 килограммнан алып 130 килограммнан артыграк үлчәү авырлыкларында көч сынашачак. Турнирда Россиянең 53 төбәгеннән 200дән артык спортчы, вәкил һәм хөкемдар катнаша.

Тантаналы чаралар һәм финал уеннары 6 декабрьдә 18:00 сәгатьтә «Ак Барс» Көрәш сараенда узачак. Ачылу тантанасында дәрәҗәле кунаклар катнашуы көтелә, алар арасында UFC спорт лигасында «Гладиатор» кушаматы белән танылган беренче татар көрәшчесе Ринат Фәхретдинов та бар. Ачылу тантанасын һәм финал көрәшләренең анонсын Россия тележурналисты, документаль фильмнар авторы һәм режиссер Николай Коровин алып барачак.

news_right_1
news_right_2
news_bot