news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Көрәш буенча Казан шәһәре Кубогын оештыручылар: Чикләүләр куймадык, барысын да көтәбез

Көрәш буенча Казан шәһәре Кубогын оештыручылар: Чикләүләр куймадык, барысын да көтәбез
Фото: © "Татар-информ", Солтан Исхаков

18 апрель көнне Казанның Бокс һәм өстәл теннисы үзәгендә көрәш буенча «Казан шәһәре Кубогы» ярышлары узачак. Бәйгедә Казанның 7 районыннан 120 артык көрәшче катнашуы көтелә. Бу хакта бүген Бу хакта бүген «Татар-информ»да узган матбугат очрашуында хәбәр иттеләр.

Оештыручылар әйтүенчә, быел бәйгедә үзгәрешләр кертелгән, хәзер ярышларда Казан шәһәрендә яшәүче һәм укучы студентлар, шулай ук 2024-2025 елда Казан шәһәре өчен чыгыш ясаган барлык теләгән спортчылар катнаша ала.

«Көрәш матур булырга тиеш. Шуңа күрә без чикләүләр куймадык, керсеннәр, көрәшсеннәр. Бәлки кайбер көрәшчеләрдә Казанга кайтырга дигән теләк тә барлыкка килер, безнең Казанда яшәүче көрәшчеләребез кайсы Лаеш, Чистай өчен көрәшә бит. Шуңа күрә, Казанда яшиләр, эшлиләр икән аларга бернинди чикләү дә юк. Килсеннәр, көрәшсеннәр, көрәшебез матур булырга тиеш. Халык канәгать калыр дип уйлыйбыз. Барысын да көтәбез», – дип сөйләде Казан шәһәре Көрәш федерациясе җитәкчесе Расыйх Габдрахманов.

Бәйгедә спортчылар 9 үлчәү авырлыгында – 60 кг хәтле, 65, 70, 75, 80, 85, 90, 100 һәм 130 килограммнан югарырак үлчәү авырлыгында бил алышачак. Ярышларда 27 җиңүче ачыкланачак, I урынга – 20, II урынга – 15 һәм III урын өчен 10 мең акчалата бүләкләр тапшырылачак.

Фоторепортаж: Солтан Исхаков
autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100