Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Көрәш буенча дүрт тапкыр дөнья чемпионы Илфат Миңнегалиев Азнакайда тавыш бирде
Азнакай районы спортчысы, милли көрәш буенча дүрт тапкыр дөнья һәм Россия чемпионы, билбау көрәше буенча Европа чемпионы, Дөнья кубогы җиңүчесе, Дөнья чемпионаты, Күчмә халыклар уеннары призёры, ике төрдә дә күп тапкырлар Татарстан Чемпионаты һәм беренчелеге җиңүчесе Илфат Миңнегалиев үзенең тавышын 9 нчы мәктәптә урнашкан сайлау участогында бирде. Бу хакта «Азнакай» сайтында Таңсылу Саниева яза.
«Киләчәгебез үзебезнең кулда, шуңа сайлауларның әһәмиятен бик яхшы аңлыйм. Ярышларда нинди генә шәһәрләрдә булырга туры килми, әмма күңелемә иң якыны – Татарстан», – диде ул.
Республикада, үзебезнең Азнакаебызда спорт белән шөгыльләнер, үсәр өчен нинди генә мөмкинлек юк! Яшьләр өчен төрле программалар эшләп килә. Тавышымны киләчәгебез тагын да матур, истәлекле вакыйгаларга бай булсын дип бирдем», - ди көрәшче.
Сайлауларга спортчы әнисе һәм тренеры - әтисе Айрат Миңнегалиев белән килгән иде.
«Сайлаулардан беркайчан читтә калган булмады. Бүген дә үз тавышыбызны бирдек», - ди ул.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз