news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Көрәш буенча дөнья чемпионнары билгеле

Татарстан көрәшчеләре дөнья чемпионатында 7 алтын медаль яулады.

Көрәш буенча дөнья чемпионнары билгеле
Фото: Россия Көрәш федерациясе матбугат хезмәте

Кичә Саба районы Миңгәр авылында көрәш буенча дөнья чемпионаты тәмамланды. Биредә барлыгы 32 илдән 300дән артык спортчы бил алышты. Көрәштә ир-атлар арасында 11 комплект медаль уйнатылды.

Көрәш буенча 2026 елгы дөнья чемпионнары:

  • 60 кг үлчәү авырлыгы – Илфат Миңнегалиев (Россия, Татарстан)
  • 65 кг үлчәү авырлыгы – Ильяс Йосыпов (Россия, Татарстан)
  • 70 кг үлчәү авырлыгы – Артур Хәкимов (Россия, Ульяновск өлкәсе)
  • 75 кг үлчәү авырлыгы – Руслан Арипов (Россия, Төмән өлкәсе)
  • 80 кг үлчәү авырлыгы – Артур Зөлкәрнәев (Россия, Башкортстан)
  • 85 кг үлчәү авырлыгы – Булат Москов (Россия, Татарстан)
  • 90 кг үлчәү авырлыгы – Ренас Кәлимуллин (Россия, Татарстан)
  • 100 кг үлчәү авырлыгы – Булат Мусин (Россия, Татарстан)
  • 130 кг үлчәү авырлыгы – Радик Сәлахов (Россия, Татарстан)
  • 130+ кг үлчәү авырлыгы – Муса Галләмов (Россия, Татарстан)

Татарстан көрәшчесе Илдус Камалов 70 кг үлчәү авырлыгында 3 урынга лаек булды.

news_right_1
news_right_2
news_bot