news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Коръәннең Морад Рәмзи язган мәшһүр тәрҗемәсе хәзерге татар әдәби теленә күчерелде

Коръәннең Морад Рәмзи язган мәшһүр тәрҗемәсе хәзерге татар әдәби теленә күчерелде
http://dumrt.ru/

Татарстанда игълан ителгән Милли мәдәниятләр һәм гореф-гадәтләр елында нәзарәттә мәшһүр дин галиме шәех мулла Морад Рәмзинең «Коръән газыйму-ш-шанның төркичә тәрҗемәсе» дип аталган хезмәтен иске имләдән кирилл язуына күчерделәр һәм хәзерге татар әдәби теленә яраклаштырдылар. Бу хакта ТР Диния нәзарәте матбугат хезмәте хәбәр итә.

Күләме 700 биттән артып киткән иске имләдәге кулъязма галим тарафыннан 1927-30 елларда Кытайдагы Чугучак шәһәрендә яшәгән вакытында эшләнгән. Нәзарәтнең шәригать мәсьәләләре буенча бүлеге белгечләре Нурислам хәзрәт Вәлиулла һәм Идрис хәзрәт Киёмов кулдан иске имлә белән язылган текстны кириллицага җыеп күчерде, аннан соң бу текстны хәзерге татар теленә яраклаштырды.

Хәзерге вакытта Коръәннең 30нчы парәсе, ягъни аның ахыргы 1/30 өлеше әзер. Китапны бастырып чыгару өчен бер елдан кимрәк вакыт кирәк булды. «Әлеге хезмәтне өйрәнү татар дини мирасыбызны, шулай ук татарлар тарафыннан инкыйлабка кадәр кулланылган гомумтөрки тел үзенчәлекләрен һәм татарларда тәфсир төзү традицияләрен өйрәнү юнәлешендә бәяләп бетергесез», - ди бүлек белгече Нурислам хәзрәт Вәлиулла.

Басма ике өлештән – иске имләдән кирилл язуына күчерелгән оригиналь тексттан һәм хәзерге татар теленә тәрҗемә ителгән тексттан тора. Хәзерге укучы өчен беренче өлешне аңлау кыен булганга күрә, кайбер сүзләрнең мәгънәләре, кайсы телдән алынганын һәм кайсы сүзлектән аның мәгънәсе китерелгәнен күрсәтеп, искәрмәләр дә китерелә.

Басмада шулай ук китапның үзе, аның әһәмияте турында мәгълүмат бирелгән, шулай ук шәех Морад Рәмзи тарафыннан кулланылган методология, Коръән аятләрен аңлату тәртибе һәм үзенчәлекләре бәян ителгән. Моннан тыш, укучылар шәех белән якыннанрак таныша алсын өчен биредә галимнең биографиясе китерелә, аның остазлары, укучылары, гаиләсе һәм башка галимнәрнең аның турында әйтелгән фикерләре басылган.

Шәех Мулла Морад Рәмзинең «Коръән газыйму-ш-шанның төркичә тәрҗемәсе» китабын «Хозур» нәшрият йорты кибетләрендә сатып алырга һәм җир йөзенең теләсә кайсы почмагыннан заказ бирергә мөмкин, диелә хәбәрдә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100