news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Коръәннең Иман Валерия Порохова язган мәгънәви тәрҗемәсенең яңа басмасы чыкты

Коръәннең Иман Валерия Порохова язган мәгънәви тәрҗемәсенең яңа басмасы чыкты
Фото: https://muslim.ru

Мәскәүдә «Мәдинә» нәшрияте «Коран. Перевод смыслов и комментарии» китабын бастырып чыгарган. Хезмәтнең авторы Иман Валерия Порохова. Бу турыда Россия Мөфтиләр шурасы сайтында хәбәр ителә.

Россия Диния нәзарәте рәисенең беренче урынбасары, «Мәдинә» нәшриятенең баш мөхәррире, профессор Дамир Мөхетдинов Ураза гаете көнне китапны Россия Федерациясе Диния нәзарәте рәисе Равил Гайнетдингә тәкъдим итте. Китап «Коран в России» сериясендә чыккан 18 нче басма. Кереш сүзне мөфти үзе язган.

«Мәрхүмәнең Коръән мәгънәләренең беренче тулы тәрҗемәсе 1995 елда дөнья күргән иде һәм ул Ислам динен кабул иткән хатын-кыз тәрҗемә кылган беренче хезмәт булды», диелә бу хәбәрдә.

Порохованың әлеге хезмәтен нәшрият йорты 2022 елда Ислам кабул итүнең 1100 еллыгына багышлап бастырган, элеккеге басмалардан аермалы буларак анда тәрҗемә авторының искәрмәләре һәм комментарлары кертелмәгән.

Яңа 2024 елгы басма Абдулла Йосыф Али тәфсире үрнәгендә әзерләнгән, анда Коръәннең гарәпчә тексты китерелә һәм янында русчага тәрҗемәсе килә. Мондый алым китапны киң катлам укучыларга адресларга мөмкинлек бирә. Басма нәзарәтнең 30 еллыгына һәм МИИның 25 еллыгына багышлана, диелә хәбәрдә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100