Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Коръәннең беренче тиражы басылу хөрмәтенә Казанда истәлек тактасы урнаштырдылар
Бүген Казан федераль университетының (КФУ) төп бинасы ишегалдында 1803 елда Коръәннең беренче тиражы басылу уңаеннан истәлек тактасы ачтылар. ТантанадаТатарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов, Россия мөселманнары Диния нәзарәте рәисе, мөфти шәех Равил хәзрәт Гайнетдин, Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин катнашты.
Шулай ук кунаклар арасында Россия мөселманнары Дини җыены мөфтие, Россия иҗтимагый палатасы әгъзасы, Әлбир Крганов, Төньяк Кавказ мөселманнарының Координация үзәге рәисе Исмаил Бердиев та бар иде, дип хәбәр итә республика Рәисенең матбугат хезмәте.

Рөстәм Миңнеханов бүгенге вакыйганы тарихи дип атады, ул 1803 елда Казанда Изге Коръәнне бастыру фактын мәңгеләштерә. Соңрак ул «Казан басмасы» буларак таныла.
Бу дата татарлар өчен генә түгел, ә илдәге бөтен мөселманнар өчен дә әһәмиятле, диде Татарстан Рәисе. Шул вакыттан башлап, Коръәннең Казан басмалары Россиядә дә, чит илләрдә дә киң тарала һәм таныла. «Шунысы сөенечле, Коръән бастыру традициясе Казанда бүген дә дәвам итә», – диде ул.
Рөстәм Миңнеханов бу вакыйганы мәңгеләштерүдә катнашкан һәр кешегә рәхмәт әйтте. Бу чара дөньяда Коръәнне массакүләм бастырган беренче шәһәр буларак, Казанның статусын раслый, диде ул.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз