Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Коръәнне яндырган Никита Журавельне 14 елга хөкем итттеләр
Волгоград өлкә суды Никита Журавельгә 14 ел кырыс режимлы колония билгеләде, элек ул Коръәнне яндырган өчен хөкем ителгән иде. Бу турыда «Татар-информ» яза.
ТАСС хәбәр иткәнчә, аңа карата дәүләткә хыянәт турындагы эш судка тапшырылган һәм җинаятьләр җыелмасы буенча аны 14 елга ирегеннән мәхрүм итеп кырыс режимлы төзәтү колониясенә утырту һәм аннан соң бер елга иреген чикләү рәвешендә җәза билгеләгәннәр.
Хөкем карары әлегә законлы көченә кермәгән һәм дәгъва белдерелергә мөмкин.
«Татар-информ» белдергәнчә, Журавельне узган елның маенда Волгоградта мәчет янында Коръән яндырган өчен тоткарлаганнар. Сорау алу вакытында егет моны Украина махсус хезмәтләре күрсәтмәсе белән акча өчен эшләве турында сөйләгән.
Февральдә аны 3,5 елга колониягә хөкем итәләр. Октябрьдә хәбәр ителгәнчә, 20 яшьлек Журавель дәүләткә хыянәт итүдә дә гаепләнә. Никита үзе мессенджер аша Украина Иминлек хезмәте вәкиленә хезмәттәшлек тәкъдим иткән. Ул чит илдәге җинаятьтәшенә РФ Кораллы көчләренең хәрби техникасын тимер юл составы аша ташу, хәрби билгеләнештәге очкычлар видеоязмасын, Россия Саклану министрлыгы хәрби частьләренең берсенең хезмәт автомобиле хәрәкәте турындагы мәгълүматларны җибәргән.
Журавель үз гаебен тулысынча таныган.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз