news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Коръән укучылар бөтенроссия конкурсына гаризалар кабул ителә башлады

Коръән укучылар бөтенроссия конкурсына гаризалар кабул ителә башлады
Фото: © «Татар-информ», Салават Камалетдинов

13 июльдә онлайн форматта Коръән укучылар бөтенроссия конкурсы була. Ул «Тиләвәт» номинациясендә уза. Бу хакта Россия Мөфтиләр шурасы хәбәр итә.

Конкурсны РФ мөселманнары Диния нәзарәте һәм Россия Мөфтиләр шурасы оештыра.

Сайлап алу турында гариза бирүчеләрнең барысы да карала, тик Россия гражданлыгы, тәҗвид һәм мәкам кагыйдәләрен белү, катнашучыларның 18-35 яшьтә булуы шарт булып тора.

Конкурста катнашу өчен Коръәнне яттан белү шарты куелмый. Коръән укыганны видеога төшереп, quranrus@gmail.com адресына «Коръән укучылар бөтенроссия конкурсы «Тиләвәт» тамгасы белән җибәрергә. Хатта катнашучының фамилиясе, исеме, әтисенең исеме, туган елы, урыны һәм телефоны күрсәтелергә тиеш.

Гаризалар 10 июльгә кадәр кабул ителә.

Катнашучыларның Коръән укуы төшерелгән видеоязмалар судьялар комиссиясе әгъзалары тарафыннан бәяләнәчәк, анда халыкара категорияле квалификацияле судьялар кергән.

Видеолары судьялар комиссиясе тарафыннан сайлап алынган катнашучылар 2024 елның 13 июлендә онлайн форматта узачак Коръән укучылар бөтенроссия конкурсының финал турында катнашу хокукы ала.

Бөтенроссия конкурсында җиңүче БРИКС илләренең Изге Коръән премиясендә Россия данын яклау хокукына ия була. Ул 24-26 июлендә Казанда уза.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100