news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Коръән тәфсире һәм «Гыйбадәте исламия» китабы Брайль шрифты белән чыкты

Коръән тәфсире һәм «Гыйбадәте исламия» китабы Брайль шрифты белән чыкты
Ралинә Сәлимова

Бүген Казанда «Ярдәм-Помощь» фонды бинасында Брайль шрифты белән бастырылган Коръән тәфсире һәм «Гыйбадәте исламия» китабын тәкъдим иттеләр. Әлеге басмалар күрмәүчеләр өчен махсус шрифт белән беренче тапкыр нәшер ителә.

Татарстан мөфтиенең социаль мәсьәләләр буенча киңәшчесе, «Ярдәм» гомуммилли ислам хәйрия фонды советы рәисе Илдар хәзрәт Баязитов китапларның бушка таратылуын әйтте. «Безнең типография күрмәүчеләр өчен дә Брайль шрифты белән китаплар бастыра. Аларның да ислам динен өйрәнергә хакы бар. Әлеге китапларга ихтыяҗ зур. Без күрмәүче мөселман кардәшләребезгә әлеге китапларны бушка таратабыз. Спонсорларны үзебез табабыз», – дип сөйләде ул. 

«Ярдәм – Помощь» ГХФ президенты Илһам Исмәгыйлев китаплар рус телендә бастырылуын әйтте. «Брайль шрифтында китап бастыру бик мөһим эш. Безнең күрмәүче мөселман кардәшләребез беренче тапкыр Коръән тәфсирен укый башлаячак. Моңа кадәр аларның укырга мөмкинчелекләре булмады. Әгәр Коръән бер олы китап булса, Брайль шрифты буенча китапның саны 10 томга җитә. Китаплар рус телендә бастырылды», – диде ул.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100