Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
«Коръән дөньясы» күргәзмәсе Россиянең дүрт шәһәрендә оештырылачак
Россия мөселманнары Диния нәзарәте рәисе, баш мөфти шәех Равил Гайнетдиннең хәер-фатихасы белән «Коръән дөньясы» халыкара күргәзмәсе яңадан үткәрелә башлый. Мәскәү Җәмигъ мәчетендә зур уңыш белән узганнан соң, 2024 елда проект яңа дәрәҗәгә чыга — хәзер күргәзмә мобиль экспозиция рәвешен алачак һәм Россиянең дүрт шәһәрендә оештырылачак. Бу хакта РФ Мөфтиләр шурасының матбугат хезмәте хәбәр итә.
Экспозициядә Изге Коръәннең иңдерелү һәм гасырдан-гасырга сакланып килү тарихы (беренче вәхиләрдән алып хәзерге басмаларга кадәр) чагылыш тапкан.
Интерактив зоналарда кунаклар Мәккә һәм Мәдинәнең пәйгамбәр заманындагы виртуаль чынбарлыгы, гарәп каллиграфиясе сәнгате белән таныша, гарәп әлифбасы хәрефләрен өйрәнә һәм «Әл-Фатиха» сүрәсен укый алачак.
Балалар өчен - аерым иҗади киңлек, ә күргәзмәгә килгән барлык кешеләр өчен истәлекле бүләкләр, Катар һәм Россия фильмнарын күрсәтү каралган.
Күргәзмә 13-15 сентябрьдә - Мәскәү Җәмигъ мәчетендә, 19-22 сентябрьдә – Саратовта, 26-29 сентябрьдә – Саранскида, 3-6 октябрьдә Казанда уза.
Оештыручылары: РФ мөселманнары Диния нәзарәте, Катар дәүләтенең Вакыфлар һәм ислам эшләре министрлыгы.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз