Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Көрән аюны Татарстанның Кызыл китабыннан чыгарырга җыеналар
Көрән аюлар саны арту сәбәпле, аларны Татарстанның Кызыл китабыннан чыгарырга планлаштыралар. Дүртенче китапны яңадан бастыру 2025 елга каралган, дип хәбәр итте бүген Казанда узган брифингта КФУ профессоры Татьяна Рогова. Галимнәр әйтүенчә, аюлар башка төбәкләрдән күченү аркасында күбәйгән.
«Татарстан Республикасының Кызыл китабының чираттагы басмасына әзерлек эшләре бара. Бу эш җентекле һәм кешеләрнең югары квалификацияле булуын таләп итә. Көрән аю хәзер әлегә Кызыл китапта, ләкин сирәк төрләр буенча комиссия тәкъдиме бар [аны ТР Кызыл китабының киләсе басмасыннан чыгарырга] һәм аны күпләр хуплады», — диде ул.
Татарстанда күрше субъектлардан килгән көрән аюлар санының миграция үсеше күзәтелә, дип аңлатты ТР биоресурслар буенча дәүләт комитеты рәисе Федор Батков.
«Без көрән аюлар санын исәпкә ала башладык. Уртача алганда, республика территориясендә ел саен 50-60 аю даими яши, ә миграцияне исәпкә алганда аларның саны 140ка җитә. Кызыл китаптан чыгару зарурлыгы туды, әмма бу аңа ау ачылачак дигән сүз түгел», — диде Батков.
Аюлар Саба, Теләче, Маамадыш, Арча, Биектау, Тәтеш һәм башка районнарда очрый.
- Татарстан Республикасының Кызыл китабының беренче басмасы 1995 елда, ә соңгысы 2016 елда чыга, дүртенче китапны яңадан бастыру 2025 елда планлаштырыла. ТР Кызыл китабын яңадан бастыру өчен 10 млн сумга якын акча кирәк булачак.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз