news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Кораллы Көчләр Генштабы: Россиядә чакырылыш буенча хәрби хезмәт дәвамлылыгы үзгәрми

Кораллы Көчләр Генштабы: Россиядә чакырылыш буенча хәрби хезмәт дәвамлылыгы үзгәрми
Фото: © "Татар-информ"

Россиядә чакырылыш буенча хәрби хезмәт дәвамлылыгы үзгәрми, ул бер ел тәшкил итәчәк. Бу хакта бүген брифингта Россия Кораллы Көчләре Генераль штабның Баш оештыру-мобилизация идарәсе башлыгы урынбасары контр-адмирал Владимир Цимлянский хәбәр итте.

«Хәрби хезмәткә чакырылучыларны җыю пунктларыннан җибәрү 2023 елның 16 октябреннән планлаштырылган. Чакырылыш буенча хәрби хезмәт вакыты элеккечә үк 12 ай тәшкил итәчәк», — диде ул.

Барлык чакырылучылар да хәрби хезмәтне үтү өчен Россия Федерациясе Кораллы көчләренең даими дислокация пунктларына җибәреләчәк. Бу хакта Саклану ведомствосының Telegram каналы хәбәр итә.

1 октябрьдән Россия Федерациясенең барлык субъектларында көзге чакырылыш башлана. Искәрмә булып Ерак Төньякның аерым районнары тора — климат шартларына бәйле рәвештә чакырылыш анда 1 ноябрьдән башлана.

  • Россия Федерациясе Кораллы Көчләре сафларында контракт буенча хезмәт итү, шулай ук премияләр, ташламалар һәм түләүләр турында күбрәк белү өчен heroes-tatarstan.ru сайтына яки 117 телефоны аша мөрәҗәгать итәргә мөмкин.
autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100