news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Корал сату эше буенча шик астына алынган полиция хезмәткәре өй арестына озатылды

Казанның дүрт полиция хезмәткәре канунсыз рәвештә ату коралы тапшыру һәм саклау, шулай ук хезмәттәге хокукларын арттыру буенча шик астына алынды.

(Казан, 7 июнь, "Татар-информ"). Казанның Совет районы суды кулга алынган бер полиция хезмәткәре – Максим Васильевны 5 августка кадәр өй аресты астында калдырды.

Искәртеп үтәбез, дүрт полиция хезмәткәре, канунсыз рәвештә ату коралы тапшыру һәм саклауда, шулай ук вазифаи вәкаләтләрен арттыруда һәм оператив-эзләнү эшчәнлеге нәтиҗәләрен фальсификацияләүдә гаепләнә.

Россия Тикшерү комитетының Татарстан буенча Тикшерү идарәсе хезмәткәрләре тарафыннан Казанның полиция хезмәткәрләре – 33 яшьлек Иван Гусляров, 27 яшьлек Айнур Вәлишин, 32 яшьлек Максим Васильев һәм 31 яшьлек Данил Якуповка карата җитнаять эше кузгатылды.

Тикшерү гаепләнүчеләрне 5 августка кадәр өй арестында калдыруны сорый.

Максим Васильевтан соң суд залына Иван Гусляровны алып керделәр. Гусляров фатир арендалап тора, һәм судка фатир хуҗасыннан, өй аресты ваытында аның йортында тору өчен ризалык алуын белдерде. Ләкин, торак арендалау буенча килешүнең чын икәненә суд шик белдерде һәм Гусляровны Түбән Кама шәһәрендә яшәүче әти-әнисе йортына урнаштыруны тәкъдим итте.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100