Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары вазифасын башкаручы
Зилә Мөбәрәкшина
Коръәнне яттан белүчеләр республикакүләм конкурсы узачак
Җиңүчеләргә хаҗга юллама тапшырылачак. Җиңүчеләр ир-атлар һәм хатын-кызлар арасыннан сайлап алыначак.
(Казан, 20 ноябрь, «Татар-информ»). 22 ноябрьдә Татарстан Республикасы мөселманнары Диния нәзарәте Коръән хафизлар арасында республикакүләм Коръән укучылар бәйгесе уздыра. Бу хакта нәзарәтнең матбугат хезмәте хәбәр итә.
Башка бәйгеләрдән аермалы буларак, катнашу өчен хатын-кызлар да чакырыла. Алар "Әниләр" мәчетендә Коръән укыячак. Әлеге конкурста республиканың казыят турларында җиңүчеләр катнашачак. Конкурста катнашу өчен һәр казыяттән ике-өч кеше кабул ителәчәк.
Казанның Галиев мәчетендә әлеге республикакүләм конкурсны оештыру буенча эшче төркем киңәшмә үткәрде. Утырышта катнашучылар 15 ноябрьгә хәтле Коръән укучылар конкурсын казыятләрдә оештырып бетерергә дигән карарга килде.

Катнашучыларны жюри өч критерий буенча бәяли: хәтере, тавышы һәм дөрес итеп укуы (тәҗвид).
Җиңүчеләргә хаҗга юллама тапшырылачак. Җиңүчеләр ир-атлар һәм хатын-кызлар арасыннан сайлап алыначак.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз