news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Коръәнне русчага тәрҗемә иткән Э.Кулиев Россия ислам институты студентлары белән очрашты

Галим фикеренчә, имам кешеләрне ислам дине турындагы мәгълүматка күмәргә түгел, ә рухи якка өстенлек бирергә тиеш.

(Казан, 27 ноябрь, «Татар-информ»). Танылган ислам дине белгече, Коръәнне рус теленә тәрҗемә иткән Эльмир Кулиев фикеренчә, имам кешеләрне ислам дине турындагы мәгълүматка күмәргә түгел, ә рухи якка өстенлек бирергә тиеш. Россия ислам институты студентлары белән очрашу вакытында ул әлеге мәсьәләгә карата үз фикерен белдерде, дип хәбәр итә уку йортының матбугат хезмәте.

Галим, институт студентлары һәм укытучылары белән очрашып, лекция белән чыгыш ясады. Ул үз чыгышында билгеләп үткәнчә, теолог ислам дине өлкәсендәге белемнәре белән генә чикләнмәскә, башка өлкәләрдә дә мәгълүматлы булырга тиеш.

news_right_1
news_right_2
news_bot