news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Коръәнне рус теленә тәрҗемә иткән Валерия Порохова вафат

Валерия Порохова тәрҗемә иткән Коръән басмасы унике тапкыр нәшер ителгән.

Коръәнне рус теленә тәрҗемә иткән Валерия Порохова вафат
facebook Али Вячеслава Полосина

(Казан, 2 сентябрь, "Татар-информ"). Коръәнне рус теленә тәрҗемә иткән Иман Валерия Порохова бүген вафат булган. Бу турыда мөселман җәмәгать эшлеклесе Али Вячеслав Полосин Facebook челтәрендә хәбәр итте.

"Бездән Иман Валерия Порохова китте. Ул рус морзалары нәселеннән, әти-әнисе репрессияләнгән, ул ссылкада туган. Гади булмаган тормыш юлы аны исламга алып килгән. Ул Коръәнне тәрҗемә итеп кенә калмаган, ул Коръәннең матурлыгын, Исламның гүзәллеген күрсәткән, бу дингә салынган һәм җәмгыять оныта язган мәрхәмәтлелек һәм гуманлылык нормаларын күрсәткән", - дип язган Полосин.

Иман Валерия Порохованы чәршәмбе көнне җирлиләр.

  • Валерия Порохова 1940 елның 14 маенда Ухта шәһәрендә туган. Һөнәри тәрҗемәче-синхронист, мөселман җәмәгать эшлеклесе. Коръәнне рус теленә тәрҗемә иткән галим буларак билгеле. Ул 12 тапкыр нәшер ителгән. 
  • Валерия Порохова Гуманитар фәннәр академиясе әгъзасы, Евразия Халыкара мәдәният академиясе әгъзасы, Россия Табигый фәннәр академиясе әгъзасы, Евразия милли университеты профессоры.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100