news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Коръәннең мәгънәви тәрҗемәсе Иваново татарларына тәкъдим ителде

Иваново өлкәсе татарлары арасында әлеге китапларны бушлай тарату оештырылачак.

(Казан, 23 октябрь, «Татар-информ»). Иваново шәһәрендә Татарстан Республикасы мөселманнарының Диния Нәзарәте әзерләп бастырган «Кәлам Шәриф. Мәгънәви тәрҗемә» хезмәтен тәкъдим итү чарасы узды. Бу хакта ТР Диния нәзарәте матбугат хезмәте хәбәр итә.

Китапларны тантаналы рәвештә җирле Диния Нәзарәте рәисе, татарларның милли-мәдәни автономиясе рәисе Фәрит хәзрәт Ляпинга тапшыру һәм аны милләттәшләргә тәкъдим итү өчен Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин Ивановога рәсми эш сәфәре белән килде.

Иваново өлкәсе мөселманнары Диния нәзарәте рәисе Фәрит Ляпин Камил Сәмигуллинга Коръәннең мәгънәви тәрҗемәләре өчен рәхмәтен белдерде.

Ивановода тәкъдим ителгән татар басмасы Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин йөкләмәсе буенча республикада игълан ителгән Туган тел елы кысаларында, татарлар күпләп яшәгән Россия төбәкләрендә бушлай тарату өчен, максатлы тираж белән бастырылды. Тиражның гомуми күләмен 40 000 данә тәшкил итә. Аларның бер өлеше Башкортстан Республикасы, Мәскәү һәм Ленинград өлкәсенә җибәрелеп өлегерде, шулай ук быел август аенда Казанда узган Милләт җыены делегатларына да тапшырылды. 

news_right_1
news_right_2
news_bot