Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Коръәннең "Казан басмасы" басылып чыкты
Бүген “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгында журналистларга Коръәннең яңа басмасы тәкъдим ителде.
(Казан, 22 сентябрь, “Татар-информ”, Лилия Локманова). “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгында Коръәннең яңа басмасы тәкъдим ителде. Аның үзенчәлекләре белән журналистларны Татарстан Диния нәзарәте рәисе, мөфти Камил хәзрәт Сәмигуллин таныштырды.
“Без моңа бик озак әзерләндек һәм менә, ниһаять, кулыбызда Коръәннең “Казан басмасы”. Әмма без моның белән генә тукталып калырга ниятләмибез, хәзер башка басма буенча эш алып барабыз. Ул монысыннан кечерәк форматта булачак”, - диде Камил хәзрәт Сәмигуллин.
Камил хәзрәт билгеләп үткәнчә, басманы әзерләү 1,5 ел дәвам иткән. Моның өчен махсус комиссия булдырылган, анда чит ил вәкилләре дә катнашкан.
“Яшьләребезнең кайсылары Берләшкән Гарәп әмирлекләрендә бастырылган Коръәнне укый, кайсыдыр Төркиядә бастырылганны. Ә нишләп берәү дә Казан басмасын укымый соң, дигән уй безне бу эшкә этәрде”, - диде Камил хәзрәт Изге китапны яңадан бастыру тарихы белән бүлешеп. Аның сүзләренчә, Коръәннең “Казан басмасы”н моңа кадәр 18 тапкыр бастырып чыгарган булганнар. Казан басмасының яңасы да элеккесе нигезендә чыгарылган. Аның тагын бер үзенчәлеге — биредә хәрефләр кушылмаган, алар аерым-аерым язылган. Басма әлегә 5 мең тираж белән чыккан. Камил хәзрәт Сәмигуллин билгеләп үткәнчә, ул мәдрәсәдәге укытучыларга, мөхтәсибләргә таратылачак. Шулай ук “Хозур” нәшрияте кибетләрендә дә әлеге изге китапны сатып алырга мөмкин булачак. Сүз уңаеннан, Коръән иганәчеләр акчасына бастырылган.
“Без башка басмаларга караганда, Казан басмасы уңайлырак булсын дип тырыштык. Әлеге Коръән шунысы белән аерыла”, - диде Камил хәзрәт Сәмигуллин.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз