news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100

Коръәннең аудио-версиясе кабат чыгарылды

Коръәнне яздыру өчен сигез айдан артык вакыт киткән.

(Казан, 17 гыйнвар, "Татар-информ"). Дөньяга кабат Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин башкаруында Коръәннең аудиоверсиясе чыкты.Бу хакта Диния нәзарәтенең матбугат хезмәте хәбәр итә.

Диния Нәзарәтенең "Хозур" нәшрият йорты каршында эшләп килүче “Азан” радиосы тарафыннан әлеге уникаль медиабасма кызыксынучыларның күпләп сораулары буенча нәшер ителде. Бу аудиодискта мөфти Камил хәзрәт Сәмигуллин укуында Коръән-Кәримдәге барлык сүрәләрнең язмасы бирелә.

Аудиоязмаларны туплау Коръән хафизларны әзерләү буенча Бөтендөнья оешмасы вәкиле, шәйх Хәсән Һәдия җитәкчелегендә алып барылды. Басма, беренче тапкыр дөнья күргәч, Россиядә яшәүче мөселманнарга Татарстан мөфтие башкаруында тулы Коръәнне тыңлау мөмкинлеген бирде. Моңарчы бары Мәдинә, Мисыр, Төркия хафизлары башкаруында гына тулы Коръәнне тыңлап була иде.

Татарстан мөфтие тарафыннан яздырылган Коръәннең аудиоверсиясе үзенчәлекле булып тора, чөнки укучы булып беренче тапкыр Россия мөфтие-хафиз чыгыш ясый. Коръәнне яздыру өчен сигез айдан артык вакыт киткән. 

autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100