Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары вазифасын башкаручы
Зилә Мөбәрәкшина
Коръән укучылар һәм хафизларның I Халыкара конкурсы турында нигезләмә расланды
Коръән укучылар һәм хафизларның I Халыкара конкурсы турында нигезләмә расланды
(Казан, 1 март, "Татар-информ"). Кичә Коръән укучылар һәм хафизларның I Халыкара бәйгесен үткәрү буенча оештыру комитеты рәисе Татарстан мөфтие Госман хәзрәт Исхаки 21-22 июньгә билгеләнгән чараның төп нигезләмәләрен раслады. Кол Шәриф мәчетен ачуга һәм Казанның 1000 еллыгына багышланган конкурсны оештыручылар - ТР мөселманнарның Диния нәзарәте, Бөтендөнья ислам лигасының Коръән хафизларын әзерләү буенча Бөтендөнья оешмасы, Россия Ислам университеты һәм Казан шәһәре хакимияте.
Коръән укучылар һәм белүчеләр осталыгы "Коръән текстын дөрес уку" һәм "Коръән текстын тулысынча яттан белү" номинацияләрендә билгеләнәчәк. Оештыру комитетының бер әгъзасы Әхмәт Халиков сүзләренчә, хәзер бәйгедә катнашучыларга чакырулар җибәрелә. Анда 20 чит илдән һәм Россия төбәкләреннән 80 кеше катнашыр, дип көтелә. Һәр төбәкне дүрт кеше (һәр номинациядә икешәр) тәкъдим итә ала. Оештыру комитеты катнашырга теләк белдерүчеләрдән 25 майга кадәр гаризалар кабул итә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз