news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Коръән укучы хатын-кызлар Саратовта илкүләм бәйгедә көч сынашачак

Бу — хатын-кыз Коръән белгечләре арасында үткәрелә торган Россия күләмендәге бердәнбер конкурс.

(Казан, 23 ноябрь, “Татар-информ”, Гөлнар Гарифуллина). 26-27 ноябрь көннәрендә Саратовта кызлар арасында Коръән уку буенча “Тере традиция” Бөтенроссия конкурсы узачак.

Бәйге Саратовта дүртенче ел рәттән уздырыла. 2013 һәм 2015 елларда ул ир-атлар арасында үткән, 2014 елда анда хатын-кызлар катнашкан. Оештыру комитеты рәисе Ильяс хәзрәт Ильясов “Татар-информ” агентлыгына билгеләп узганча, бәйге ир-атлар һәм хатын-кызлар арасында чиратлап үткәрелә.

Ярышлар дүрт номинациядә узачак: соңгы ике җүзне яттан уку (бу категориядә 14 яшькә кадәрге укучылар катнаша ала, әмма алар хафиз булмаска тиеш), соңгы биш җүзне яттан уку (бәйгедә катнашучыларга яшь буенча чикләү юк, әмма алар бөтен Коръәнне дә яттан белергә тиеш түгел), Коръәннең өчтән бер өлеше (10 җүз) һәм “Хифз” (бөтен Коръән). Соңгы ике номинациядә яшь һәм белем дәрәҗәсе буенча чикләүләр куелмый.

“Кызганычка, Коръәнне тулысынча яттан сөйләү номинациясендә нибары өч кеше катнашуы ниятләнә – бездән ике һәм Дагыстаннан бер кеше”, - диде Ильяс хәзрәт. 10 җүзне уку номинациясендә Казан, Дагыстан һәм Саратов кызлары катнашырга теләк белдергән. “2 һәм 5 җүз уку буенча көчле көндәшлек булыр дип ышанам. Калганнар шушы номинацияләр буенча катнашуга дәгъва кыла”, - дип белдерде ул.

Ильяс хәзрәт әйтүенчә, Коръән укучыларның Россия гражданнары булуы, моңарчы үзләренең номинациясендә беренче урынны алмавы, 2 һәм 5 җүз номинацияләрендә хафиз булмавы шарт.

Конкурста катнашучыларның тәҗвид кагыйдәләрен һәм текстны яхшы белүенә игътибар биреләчәк. Илебезнең уннан артык Диния нәзарәте чакырулар алган. Ильяс хәзрәт Казан, Башкортстан, Мәскәү, Санкт-Петербург, Пенза, Кырым, Дагыстан, Әстерхан кебек төбәкләрдән вәкилләрнең бәйгедә катнашуларын раславы турында белдерде. Аның сүзләренә караганда, бөтенроссия сайлап алу турына эләгү өчен, Саратовта эчке сайлап алу турлары үткәрелгән. Сайлап алуга кадәр 20 кеше булса, аннары алар 15 кә калган. Алар барысы да өлкә мөселманнарының Диния нәзарәте каршындагы “Зейд бин Сабит” Коръән үзәге шәкертләре. Иң яшь катнашучыга 6 яшь.

Россия төбәкләреннән 15 ләп кеше киләчәк. Ильяс хәзрәт Татарстан Диния нәзарәтенең бәйгегә 3 вәкилен җибәрүе турында әйтте.

“Кызганычка, бу Россия территориясендә бары тик кызлар гына катнаша торган илкүләм масштабтагы бердәнбер бәйге. Район, шәһәр, өлкә бәйгеләре бар, ә ил күләмендә бездә генә”, - дип билгеләп үтте Ильяс хәзрәт.

Әңгәмәдәш шулай ук конкурсның турыдан-туры трансляция белән оештырылуын шәрехләп узды. Аны http://dumso.ru/, http://nurtv.ru/ сайтларында карап булачак. “Коръән массакүләм төстә халыкка үтеп керсен өчен кирәк мондый бәйгеләр. Коръән Аллаһ сүзе булганын истә тотканда, җәмгыятебез имин булсын өчен бу бердәнбер юнәлеш”, - диде Ильяс хәзрәт.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100