news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Коръән уку бәйгесендә җиңүчеләр хаҗга юллама белән бүләкләнәчәк

Конкурста теләге булган һәр кеше катнаша ала.

(Казан, 22 сентябрь, “Татар-информ”, Лилия Локманова). Татарстанда Коръән укучылар арасында бәйге игълан ителә. Анда җиңүче Хаҗга юллама белән бүләкләнәчәк. Бу хакта бүген “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгы уздырган матбугат конференциясендә Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте рәисе, мөфти Камил хәзрәт Сәмигуллин хәбәр итте.

Татарстан мөселманнары Диния нәзарәтенең Коръәнне өйрәнү бүлеге җитәкчесе Илнур хәзрәт Хәйруллин билгеләп үткәнчә, әлеге бәйгедә теләге булган теләсә кайсы татарстанлы катнаша ала. Яшь буенча чикләүләр юк. Бәйге ике номинациядән гыйбарәт: Коръәнне матур итеп уку һәм Коръәнне яттан сөйләү.

Илнур хәзрәт Хәйруллин сүзләренчә, конкурсның беренче туры мөхтәсибәтләрдә үткәрелсә, икенче тур казыятларда уздырылачак. Финалга үтүчеләр Казанның ике мәчетендә үз осталыкларын күрсәтер дип планлаштырыла.

“Бәйге номинацияләрендә  җиңүче ир-атлар да, хатын-кызлар да хаҗга юллама белән бүләкләнәчәк. Икенче урын яулаучылар кече хаҗга бару мөмкинлегенә ия булачак. Өченче урын алучыларга да кыйммәтле бүләкләр каралган”, - диде ул.

Бәйгенең финал өлеше декабрь аена билгеләнгән.
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100