news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Коръән турында фильм төшереләчәк

Мөфти фатихасы белән эшләнәчәк фильмда татар галимнәренең Коръәнне бастыруга, саклауга керткән өлеше турында да сүз булачак.

(Казан, 15 ноябрь, “Татар-информ”, Мөршидә Кыямова). Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллинның хәер-фатихасы һәм тәкъдиме белән Коръәннең тарихы турында документаль фильм әзерләнәчәк. Бу хакта Татарстан Диния нәзарәтенең рәсми сайты хәбәр итә.

Фильмда Кәлам шәрифнең әһәмияте, бөеклеге, аның ничек иңүе, саклануы, басылуы күрсәтеләчәк. Шулай ук татар галимнәренең Коръәнне бастыруга, саклауга керткән өлеше турында да сүз булачак. Татарстан мөфтияте Коръәннең яңа басмасын ни рәвешле әзерләве, бастыруы турында да мәгълүмат биреләчәк, ди проект авторлары.

Татарстан Республикасы мөселманнары Диния нәзарәтенең дәгъвәт бүлеге җитәкчесе Нияз хәзрәт Сабиров Коръәнгә багышланган документаль фильмны төшерү буенча киностудия җитәкчелеге белән очрашу уздырды.

Исегезгә төшереп узабыз, Нияз хәзрәт Сабиров моңарчы да совет чоры ишаннары турында фильм проектын тормышка ашыруда катнашкан иде.
 

news_right_1
news_right_2
news_bot