Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
“Коръән – һәр йортка” акциясе мартта дәвам иттерелә
Ул декабрь аенда гамәлдә иде
(Казан, 7 март, “Татар-информ”). Россия ислам институты узган елның декабрь аенда “Коръән – һәр йортка” дигән гадәти булмаган акция оештырган иде. Акция кабат башлана. Март ае дәвамында РИИ студентлары һәм хәзрәтләр өйгә килеп, азан әйтә, Коръән укый, шул рәвешле, өйне рухи сафландыра. "Коръән укылган өй бәрәкәтле, тыныч була, моны күпмегә иртәрәк эшләсәң - шулкадәр яхшы", - дип хәбәр итә РИИ.
Йортка азан әйтү, бәрәкәтле догалар уку - саваплы гамәл. Моннан тыш, өйгә килгән дин әһелләренә дингә кагылышлы сорауларга җавап бирергә дә әзер, диелә ТРМДН хәбәрендә.
Акция түләүсез. Ай дәвамында түбәндәге номерга шалтыратырга һәм хәзрәтләрне өйгә чакырырга мөмкин: 8-950-313-33-01, 8-927-242-35-78.
Яңалыкларны күзәтеп бару өчен Макс-каналга язылыгыз