news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Коръән мәгънәләренең татарча тәрҗемәсе файлларын башкорт өммәтенә тапшырдылар

«Кәлам Шәриф. Мәгънәви тәрҗемә» басмасы электрон файлларын алга таба текстны башкорт теленә күчерү өчен Башкортстан мөфтие Айнур хәрәт Биргалинга тапшырдылар.

Коръән мәгънәләренең татарча тәрҗемәсе файлларын башкорт өммәтенә тапшырдылар
dumrt.ru

(Казан, 28 ноябрь, "Татар-информ"). Бүген Уфада Татарстан мөфтие Камил Сәмигуллин Башкортстан мөфтие Айнур хәрәт Биргалинга ТР мөселманнары Диния нәзарәте әзерләгән «Кәлам Шәриф. Мәгънәви тәрҗемә» басмасы – Коръәннең татар теленә тәрҗемәсенең электрон файлларын тапшырды. Бу турыда нәзарәтнең матбугат хезмәте хәбәр итте.

Очрашу «Россия – ислам дөньясы» стратегик караш төркеменең V еллык утырышы кысаларында булды. «Татарлар һәм башкортлар һәрвакыт бер-берсенә таянып яшәгәннәр. Халыкларыбызны бер дин берләштерә, тамырларыбыз уртак: тарих, тел, мәдәният", - диде Камил хәзрәт.

"Бер-беребезне тәрҗемәчесез аңлыйбыз. Татар һәм башкорт телләренең кардәшлеген, мәдәниятләрнең, мәзһәб һәм гакыйдәнең уртаклыгын исәпкә алып, Татарстан Диния нәзарәтенең күп кенә башлангычлары Башкорстан мөселманнары өчен практик әһәмияткә ия булырга мөмкин. Бәлки, Татарстан мөфтиятенең Коръән мәгънәләре тәрҗемәләрен әзерләп бастыруда тәҗрибәсе файдалы булыр», – диде ул.

Файллар Башкорстан өммәте файдасына алга таба текстны башкорт теленә күчерү өчен тапшырылды. Айнур хәзрәт Биргалин мөфти Камил хәзрәткә һәм Татарстан Диния нәзарәтенә Башкорстант мөфтияте белән хезмәттәшлек, ике республиканың мөселман халкы арасында дустанә мөнәсәбәтләрне үстерү өчен рәхмәт белдерде.

Фундаменталь хезмәт ТР мөселманнары Диния нәзарәте тарихында Коръән мәгънәләренең үзе әзерләгән беренче тәрҗемәсе булып тора, ул Татарстанда игълан ителгән Коръән тәфсире елы кысаларында дөнья күрде.

Коръән мәгънәләренең ТР мөселманнары Диния нәзарәте әзерләгән тәрҗемәсе үзенең төгәллеге белән аерылып тора һәм Каләм Шәрифнең төп нөсхәсенең (оригиналының) синтаксик конструкциясенә һәм лексик составына мөмкин кадәр якын итеп китерелә. Бу исә укучыны мәгънәви ялгышлардан саклый, диелә хәбәрдә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100