news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Коръән мәгънәләренең рус һәм татар телләренә тәрҗемә басмалары премиягә лаек булды

Басмаларының «хакыйкый ислам турындагы белемнәрне тарату һәм арттыруга, Россия халыкларының үзара килешүчәнлеккә ирешүенә, дәүләт-конфессияләр мөнәсәбәтләрен гармонияләштерүгә әһәмиятле өлеш кертүе» билгеләп үтелә.

Коръән мәгънәләренең рус һәм татар телләренә тәрҗемә басмалары премиягә лаек булды
dumrt.ru

(Казан, 29 ноябрь, «Татар-информ»). Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте Татарстан мөфтие Камил хәзрәт җитәкчелегендә әзерләгән Коръән мәгънәләренең рус һәм татар телләренә тәрҗемә басмалары «Россия — Ислам дөньясы» стратегик күзаллау төркеме рәисе Рөстәм Миңнехановның илкүләм премиясенә лаек булды. Бу турыда Диния нәзарәте матбугат хезмәте хәбәр итте.

Лауреат дипломын Татарстан мөселманнары башлыгына Татарстан Республикасы Президенты, Төркем рәисе Рөстәм Миңнеханов шәхсән үзе тапшырды. Бүләкләү тантанасы Уфада «Россия — Ислам дөньясы» стратегик күзаллау төркеменең пленар утырышы кысаларында узды.

Лауреат дипломында рус һәм татар телләрендә басылып чыккан ике томлы «Калям Шариф. Перевод смыслов» һәм «Кәлам Шәриф. Мәгънәви тәрҗемә» басмаларының «хакыйкый ислам турындагы белемнәрне тарату һәм арттыруга, Россия халыкларының үзара килешүчәнлеккә ирешүенә, дәүләт-конфессияләр мөнәсәбәтләрен гармонияләштерүгә әһәмиятле өлеш кертүе» билгеләп үтелә.

Илкүләм премия ел саен «Россия — Ислам дөньясы» стратегик күзаллау төркеме утырышында тапшырыла.


Конкурска эшләрне кабул итү 2019 елның 15 ноябрендә төгәлләнде. Быел жюри карамагына 32 гариза тапшырылды. Эшләрне «Россия — Ислам дөньясы» стратегик күзаллау төркеме рәисе урынбасары Фәрит Мөхәммәтшин җитәкчелегендәге абруйлы жюри бәяләде.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100