news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Коръән мәгънәләре тәрҗемәсендә көндәлек тормышта кулланылмаган сүзләр дә очрый

Хәзерге вакытта татар телендә киң кулланылышта булмаган сүзләрне дә кулланырга туры килде, ди Булат Мөбәрәков.

Коръән мәгънәләре тәрҗемәсендә көндәлек тормышта кулланылмаган сүзләр дә очрый
архив/Салават Камалетдинов

(Мәскәү, 17 октябрь, "Татар-информ", Алсу Исмәгыйлева). Коръән мәгънәләрен татар теленә тәрҗемә иткәндә, дини терминнарны җиткерү өчен, хәзерге вакытта көндәлек кулланылыштан төшеп калган татар сүзләренә дә мөрәҗәгать итәргә туры килгән. Бу хакта "Татар-информ" хәбәрчесенә Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте җитәкчесенең шәригать мәсьәләләре буенча киңәшчесе, Коръән хафиз Булат Мөбәрәков сөйләде.

  • Коръән мәгънәләренең хәзерге татар теленә тәрҗемәсе бүген Мәскәүдә Татарстан республикасының тулы вәкаләтле вәкиллегендә тәкъдим ителә. Аны Татарстан диния нәзарәте әзерләде.

"Билгеле, татар телен гарәп теле белән чагыштыра алмыйбыз, ләкин без Коръән мәгънәләрен ничек булса да аңлашылган рәвештә җиткерергә тырыштык", - диде ул.

Булат хәзрәт дини татарча терминнарның нигездә гарәп теленнән кергәнен искәртте. "Хәзерге татар телендә аралашкан кешеләрнең һәммәсе дә динне белми, шуңа дини терминнарны да аңламаска мөмкиннәр. Ләкин алар дингә килгән очракта, дини китаплар белән таныша башлагач, ул сүзләргә дә әкренләп төшенәчәкләр", - диде ул.

Коръән Кәрим ул хикәя дә түгел, кичләрен кырын ятып укып, күңелне бушата торган әдәби әсәр дә түгел, диде Булат хәзрәт. Ул Коръәннең һәр сүзен игътибар белән укырга өндәде. "Дингә килгән вакытта без аларны аңларга тиешбез. Мин дә башта күп нәрсәне аңламый идем, ләкин аңлау әкренләп килә. Бу дини терминнарны өйрәнү өчен сәбәп булсын иде", - диде ул.

Коръән мәгънәләренең татар теленә тәрҗемәсен Диния нәзарәте белгечләре татар теле белгечләре белән бергә әзерләгән. Булат хәзрәт Мөбәрәков эш төркемендә шәригать мәсьәләләре өчен җаваплы булуын әйтте.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100