news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Коръән-каләмгә «Кәлам Шәриф. Мәгънәви тәрҗемә» басмасының аудиоязмасы кертелде

Төркиядә чыгарыла торган җайланма программасында хәзер Коръәннең татарчага тәрҗемәсе дә урнаштырылды.

Коръән-каләмгә «Кәлам Шәриф. Мәгънәви тәрҗемә» басмасының аудиоязмасы кертелде
http://dumrt.ru

(Казан, 23 июнь, «Татар-информ»). Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте әзерләгән «Кәлам Шәриф. Мәгънәви тәрҗемә» басмасының аудиоязмасы Төркиянең Coşkun Teknoloji Ve Yayincilik нәшрияты тарафыннан электрон Коръән-каләмгә кертелде. Бу турыда Татарстан Диния нәзарәтенең матбугат хезмәте хәбәр итте.

Мөселманнар арасында шактый популярлык казанган әлеге гаджет каләм рәвешендә эшләнеп һәм махсус Коръән басмасы белән бер комплектта килеп, аятьләрне номер буенча танып ала һәм аның гарәпчә әйтелешен, шулай ук башка төрле телләргә тәрҗемәсен әйтеп бирә.

Шулай итеп Төркиядә чыгарыла торган җайланма программасында хәзер Коръәннең татарчага тәрҗемәсе дә урнаштырылды. Аятьләрнең мәгънәви тәрҗемәсе танылган телевидение алып баручысы Илдар Кыямов тавышы белән әйтелә. Аудиотәрҗемә Диния Нәзарәтенең «Азан» радиосында яздырылып, 40 сәгатьлек аудиоязма булып быел дөньяга чыккан иде.

Моннан тыш, төрек кардәшләр якын киләчәктә Коръән-каләмгә Коръәннең Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин тарафыннан яздырылган аудиоверсиясен дә кертергә ниятли. Тиздән татарча һәм русча тәрҗемәләрнең аудиоязмаларын Диния Нәзарәте мобиль кушымталар рәвешендә дә чыгарачак, шул вакытта басмалар белән бөтен өммәтне бушлай тәэмин итәргә мөмкин булачак һәм теләгән һәркем алар белән таныша алачак.

«Кәлам Шәриф. Мәгънәви тәрҗемә» һәм «Калям Шариф. Перевод смыслов» фундаменталь хезмәтләре ТР мөселманнары Диния нәзарәте тарихында Коръән мәгънәләренең үзе әзерләгән беренче тәрҗемәләре булып тора. Алар узган елны — Татарстанда игълан ителгән Тәфсир елы кысаларында дөнья күрде.

Коръән-кәламгә тәрҗемәләрне кертү — Coşkun Teknoloji Ve Yayincilik нәшрияты белән Диния Нәзарәте арасында беренче генә тапкыр хезмәттәшлеге түгел. Алдагы елда Нәшрият Нәзарәтнең халыкара стандартлар буенча әзерләнгән Коръән басмасын Төркиядә 12 мең тираж белән бастыра. Файлларны мөфтият бушлай тапшырды, диелә хәбәрдә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100