Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары вазифасын башкаручы
Зилә Мөбәрәкшина
Коръән-хафизлар үзәген тәмамлаучылар Россия ягыннан халыкара конкурста катнаштылар
Конкурста дөньяның 36 иленнән 83 кеше катнашты

Индонезия хакимияте оештырган әлеге конкурсның ачылыш тантанасында Индонезиянең президенты да чыгыш ясады. Конкурсның ачылу һәм ябылу тантаналары өчен зур тамаша әзерләнгән иде, чыгыш ясаучылар арасында мөселман җырларын башкаручы халык арасында танылу алган Махер Зейн да бар иде.
Оештыручылар тарафыннан бәйгедә катнашучы Коръән-хафизлар өчен барлык уңайлыклар да оештырылган. Палембангның аэропортында тантаналы каршы алуларында ук әлеге халыкның
Коръән белән бәйле булган барлык әйберне якын күрүләре сизелде. Шулай ук әлеге халыкның Коръән-хафизларга карата дустанә мөнәсәбәте, ачылклыгы һәм мөлаемлелеге дә сизелде. Индонезия халкы белән аралашканнан соң, аларның Россияне дә яратуларын белдек – безгә аеруча да рәхәт булды, ди Габдрәшит Фәизов. Конкурс дәвамында исә Коръәнне ятлаупроблемаларына кагылышлы конференция уздырылды, әлеге чарада без дә катнаштык һәм катнашучы таныклыгы алдык, дип белдерә ул.

Катнашучыларга уникаль мәдәни объект – Коръән Әкбарне (иң зур Коръән) күрсәтелгән. Аның үзенчәлеге шунда ки, Коръәннең һәрбер битен озак вакыт аралыгында агачтан ике метрга бер метр зурлыкта итеп кискәннәр. Барлык битләре дә якынча 6 кат биеклектәге тимер корылмада беркетелгән.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз