news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Коръән бәйгеләрен үткәрү өчен гомуми кагыйдәләр исемлеге төзергә җыеналар

Бәйгеләр үткәрү үрнәген булдыру турында Коръән хафизлар әзерләү үзәгендә фикер алыштылар.

Коръән бәйгеләрен үткәрү өчен гомуми кагыйдәләр исемлеге төзергә җыеналар
dumrt.ru

(Казан, 8 март, «Татар-информ»). 6 мартта Казан ислам университетының Коръән хафизлар әзерләү үзәгендә «Коръән бәйгеләрен үткәрүдә гомуми критерийлар булдыру» темасына түгәрәк өстәл утырышы узды. Бу турыда Татарстан Диния нәзарәте матбугат хезмәте хәбәр итте.

Әлеге чарада Татарстан мәчетләрендә Коръән бәйгеләрен оештыручылар, аларда жюри әгъзалары булып катнашучылар, хафизлар катнашты. Җыелышны әлеге үзәкнең директоры Габдерәшид хәзрәт Фәизов алып барды.

Хәзрәт чараның масатын әйтте. Бу — Коръән уку бәйгеләрен үткәрү үрнәген булдырырга кирәк. Бәйгеләрне үткәргәндә аеруча бер әйбергә игътибар итәргә тиешбез: жюри нәрсәләргә карап бәя бирергә тиеш, ягъни катнашучыларга карата нинди таләпләр куела? - дип сорау куйды Габдерәшид хәзрәт.

Конкурс нигезләмәсен дөрес рәвештә төзү шулай ук мөһим. Катнашучыларның яшь үзенчәлекләрен исәпкә алып бәя бирү, жюри өчен бәяләү бланкларын төзү кирәк. Утырыш нәтиҗәләре буенча бер кулланма эшләргә ниятлибез, диде дин белгече.

Алга таба катнашучыларны Татарстан мөфтие исеменнән ТР мөселманнары Диния нәзарәтенең шәригать мәсьәләләре буенча бүлекнең баш белгече Илнур хәзрәт Хәйруллин сәламләде һәм Татарстан мөфтиятенең Коръән өйрәнү өлкәсендәге казанышлары белән таныштырып үтте.

Илнур хәзрәт үз чыгышында Коръән бәйгеләрендә жюри әгъзаларының катнашучыларның әзерлек дәрәҗәләрен билгеләү критерийлары буенча чыгыш ясады. Ул шулай ук балл кую тәртипләре белән таныштырды һәм төрле яшьтәге катнашучылар өчен жюри составын билгеләү, яшь төркемнәренә карап Кәлам Шәрифтәге җүзләр күләмен билгеләү һ.б. мәсьәләләргә тукталды.


autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100