Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Копенгагенда мәчет төзелә
Комлексның проектын Хенинг Ларсенның танылган архитектура студиясе эшли
(Казан, 19 март, «Татар-информ»). Дания башкаласы мөселманнарының яңа гыйбадәт кылу урыны булачак. Копенгаген муниципалитеты Дания Ислам җәмгыятенең шәһәрнең төньяк-көнбатыш өлешендә заманча мәчет һәм мәдәни үзәк төзү турындагы гаризасын хуплаган, дип белдерә ТАСС.
Комлексның проектын Хенинг Ларсенның танылган архитектура студиясе эшли. Ул мөселманнар өчен элеккеге кибеттә урнашкан намаз йорты белән мәгълүм. Дания Ислам җәмгыяте өч катлы бина төзергә тели, муниципалитет фикеренчә, бу "мәчет характеристикасына туры килә һәм төньяк, Копенгаген контекстына яраша".
Проект август аена әзер булачак. Башта аны экспертлар һәм шәһәр җитәкчеләре раслаячак, аннары ул 2016 елның февралендә район гражданнары вәкилләре фикер алышуына җибәреләчәк.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз