news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Кооператив институтында Муса Җәлил, Илһам Шакиров һәм Кадыйр Сибгатуллинны искә алдылар

Кооператив институтында Муса Җәлил, Илһам Шакиров һәм Кадыйр Сибгатуллинны искә алдылар
Фото: Флюра Абдуллина

Казан кооператив институтының Дәрдемәнд исемендәге Татар мәдәнияте үзәгендә ачык ишекләр көне үткәрелде. Татар халкының бөек уллары, герой-шагыйрь Муса Җәлил, җырчы Илһам Шакиров, шагыйрь Кадыйр Сибгатуллинның туган көне уңаеннан, искә алу чарасы булды. Ачык ишекләр көнендә Казанның 3, 15 гимназияләре, 149 лицей укучылары катнашты.

«Ел саен Казан кооператив институтының Дәрдемәнд исемендәге Татар мәдәнияте үзәгендә шәхесләрне искә алу көне үткәрелә. Бүгенге чара бер минутлык тынлык белән башланып китте. Иртәдән үк Татар мәдәнияте үзәгендә халык җырчысы Илһам Шакиров башкаруында җырлар яңгырап торды. Казанның 3, 15 гимназияләре, 149 лицей укучылары герой-шагыйрь Муса Җәлилнең шигырьләрен сөйләде, җырларын башкарды. Казан кооператив институты профессоры Алсу Вәлиева Муса Җәлилнең шигырен инглиз телендә яңгыратты», - диде «Татар-информ»га Татар мәдәнияте үзәге җитәкчесе Флюра Абдуллина.

Чарада Казан кооператив институты студентлары да катнашкан. «Шагыйрә Фәүзия Солтан каләм остасы Кадыйр Сибгатуллин турындагы истәлекләре белән уртаклашты, үзе язган шигырен сөйләде. Бөтенроссия «Татар гаиләсе» фонды Башкарма директоры Миләүшә Гайфуллина яшь буын вәкилләренә киңәшләрен бирде, олуг шагыйрьләрнең шигырен яттан сөйләде», - диде ул.

«Татар зыялыларына багышлап викторина да оештырылды. Узган ел Татар мәдәният үзәгенә килүчеләр Муса Җәлил, Илһам Шакировның яраткан ризыгыннан авыз иткән булса, быел Шагыйрь Кадыйр Сибгатуллинның туган ягы - Балык Бистәсе районы Кече Укмас авылының һәр гаиләсендә пешерелә торган тәбәдән авыз итте. Бу көнгә туры китереп, шәхесләрнең портретлары урнаштырылган календарь, блокнотлар нәшер ителгән иде. Алар һәр чыгыш ясаучыга бүләк ителде», - диде Флюра Абдуллина.

Олуг шәхесләргә багышлап оештырылган искә алу чарасын Казан кооператив институтының Дәрдемәнд исемендәге Татар мәдәнияте үзәге җитәкчесе Флюра Абдуллина алып барган.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100