news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Кооператив институты Базарлы Матак гимназиясенә Нәби Дәүлинең фотосурәтен бүләк иткән

Фотоны институтның Татар мәдәнияте үзәгенә язучыны фотога төшерүче Расих Сабирҗанов тапшырган булган.

Кооператив институты Базарлы Матак гимназиясенә Нәби Дәүлинең фотосурәтен бүләк иткән
Флюра Абдуллина

Татарстанның Әлки районында укучыларның Нәби Дәүли исемендәге lX ачык фәнни-тикшеренү конференциясендә Казан кооператив институтының Татар мәдәнияте үзәге җитәкчесе Флюра Абдуллина язучы Нәби Дәүлинең сирәк фотосурәтен бүләк иткән. Конференциянең ачылышы Әлки районы мәдәният йортында узган.

Казан кооператив институтының Татар мәдәнияте үзәге җитәкчесе Флюра Абдуллина гимназиягә 1979 елда Казанның Яшьләр үзәге китапханәсендә язучы Нәби Дәүли белән булган очрашу истәлеген – фотосурәтне бүләк итүләрен әйтте. Аны институтның Татар мәдәнияте үзәгенә язучыны фотога төшерүче Расих Сабирҗанов тапшырган булган.

«Казан кооператив институтының Татар мәдәнияте үзәгендә Нәби Дәүлигә багышланган даими экспозиция эшли. Язучының шәхси әйберләре, фикерләре тупланган китаплары саклана. Без Әлки районы үсеше фонды җитәкчесе Раил Әглиуллин белән бергә, Әлки районы»Якташлык»җәмгыяте рәисе, Россия кооперация университеты ректоры Алсу Нәбиеваның сәламнәрен җиткердек», - диде «Татар-информ»га Флюра Абдуллина.

Нәби Дәүли исемендәге Базарлы Матак гимназиясе директоры Фәридә Яруллина конференцияне ачкан, оештырылу тарихына тукталган. Уку йортына 2007 елда Нәби Дәүли исеме бирелгән. Ул язучының кызлары - Наилә һәм Гөлфия Дәүләтшиналар белән бергә аралашуларын, алар тарафыннан бүләк ителгән экспонатларны кадерләп саклауларын әйтте.

Тантанада укучылар Нәби Дәүли шигырьләрен сөйләгән, язучының җырларын башкарган. Әлки муниципаль районы башлыгы Александр Никошин әлеге конференциянең район өчен әһәмиятенә тукталган. Республиканың төрле районнарыннан килгән укучылар,укытучылар бер-берсе белән аралаша, тәҗрибә уртаклашкан. Конференциянең әдәби-музыкаль өлеше Тукайның «Туган тел»җырын берлектә башкару белән төгәлләнгән.

Конференциядә Татарстанның Алексеевск, Саба, Биектау, Түбән Кама, Балтач, Кукмара, Апас, Әлки районнары, Казан шәһәре мәктәп-гимназияләреннән килгән 130га якын укучы катнашкан. «Татар теле һәм әдәбияты, тарих, математика, информатика, технология, яшь тикшеренүчеләр һәм башка проектлар буенча кызыклы фикерләр яңгырады», - диде Флюра Абдуллина.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100