Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Көньяк Сахалинда «Сахалин түбәтәе» татар мәдәнияте фестивале узды
5 октябрьдә шәһәрнең Ю.А.Гагарин исемендәге мәдәният һәм ял паркында «Сахалин түбәтәе» татар мәдәнияте фестивале узды. Анда өлкә үзәге халкы һәм кунаклары җыелды. Чараны Көньяк Сахалин татарлары милли-мәдәни автономиясе оештырды. Бу хакта Бөтендөнья татар конгрессының матбугат хезмәте хәбәр итә.
Фестиваль кысаларында шәһәрнең аксакалы Габдулла Ягъфәровны 90 яшьлек юбилее белән котлаганнар.
Бәйрәм кунаклары өчен «Дуслык» (Көньяк Сахалин шәһәре), «Сандугач» (Оха шәһәре), «Бәхет» (Хабаровск шәһәре) ансамбльләре, Троицкое авылы бию коллективы һәм «Багира» шәрык биюе студиясе башкаруында милли җырлар һәм биюләр тәкъдим ителгән.
Шулай ук «Озын толым» конкурсы фестивальнең матур вакыйгасы булган. Конкурс төрле яшьтәге гүзәл затлар арасында зур кызыксыну уяткан.
Моннан тыш, кунаклар традицион татар чәк-чәге әзерләү буенча мастер-класста катнаша алган. Теләге булган һәркем тәҗрибәле хуҗабикәләр җитәкчелегендә татлы сыйны әзерләп кенә калмаган, татып та караган.
Прәннеккә бизәк төшерү буенча мастер-класста да балалар һәм зурлар теләп катнашкан. Алар хуш исле камыр ризыкларына милли бизәкләр төшергән. Шулай ук Таулы Алтай остасы җитәкчелегендә йоннан татар халкының милли һәм мәдәни символы булган лалә чәчәген әвәләү буенча мастер-класс узган.
Шулай ук теләге булган һәркем көнкүреш әйберләре күргәзмәсендә татар мәдәнияте белән якыннан таныша һәм тематик фотозонада истәлеккә фотога төшә алган.
Фестиваль Сахалин халкына матур бәйрәм бүләк итте һәм утрауның төрле мәдәниятләре арасында күпер салды, диелә хәбәрдә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз