news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100

Көньяк Осетиядә махсус хәрби операция хөрмәтенә истәлек тәңкәсе чыгарачаклар

Көньяк Осетиядә махсус хәрби операция хөрмәтенә истәлек тәңкәсе чыгарачаклар
Фото: Көньяк Осетия Милли банкы

23 ноябрьдә Көньяк Осетия Милли банкы махсус хәрби операциягә багышланган истәлек тәңкәсен тәкъдим итәчәк. Бу хакта регуляторның матбугат хезмәте хәбәр итә.

Банкта билгеләп үтүләренчә, тәңкә Россия һәм осетин солдатларының батырлыгы һәм ихтыяр көченә багышланган, ул аларның сугышчан туганлыгы, ике илнең рухи һәм тарихи багланышлар символы булачак.

«Тәңкәнең номиналы 25 заринга (250 сум – Т-и иск.) тигез», - диелә матбугат хәбәрендә.

Презентация үткәрүнең датасы очраклы рәвештә генә сайланмаган – ул Батырлык һәм халык бердәмлеге көненә туры киләчәк.

Чарада республика, Россия илчелеге, Үзәк банк, «Гознак» вәкилләре, хәрби хәбәрчеләр һәм махсус хәрби операция зонасында хезмәт итүчеләр катнаша.

Махсус хәрби операция РФ Президенты Владимир Путин карары белән 2022 елның 24 февраленнән бирле үткәрелә. РФ Хөкүмәтендә күп тапкырлар белдерүләренчә, махсус операция тиешле максатларга ирешкәнче дәвам итәчәк. Путин Россиягә яңа төбәкләрне кушуда «уртак язмыш һәм меңьеллык тарих» нәтиҗәләрен күргән.

Россия Кораллы көчләре сафларында контракт буенча хезмәт итү, шулай ук премияләр, ташламалар һәм түләүләр турында heroes-tatarstan.ru сайтында яки 117 телефоны аша күбрәк белергә мөмкин.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100