news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Көньяк Корея Президенты хәрби хәл кертү турында игълан итте

Көньяк Корея Президенты Юн Сок Ёль «гадәттән тыш хәрби хәл» кертү турында игълан итте. Бу хакта РИА Новости Ренхап агентлыгына сылтама белән хәбәр итә.

Агентлык мәгълүматы буенча, төнлә дәүләт башлыгы үз офисында ашыгыч утырыш уздырган, шуннан соң аңа каршы импичмент процедурасын үткәрү омтылышлары аркасында хакимиятне параличлау куркынычы турында белдергән.

Көтелмәгән белдерү булды, дип белдерә массакүләм мәгълүмат чаралары. Үз чиратында Көньяк Корея оппозициясе депутатларны чакыра.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100