news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Көньяк Австралиядә Халыкара мөһаҗирләр көнен билгеләп үтүгә татарлар да катнашкан

Көньяк Австралия губернаторлыгы сараенда үткән чарада «Туран» төрки мөһаҗирләр җәмгыяте рәисе Ирек Гарипов катнашкан.

Көньяк Австралиядә Халыкара мөһаҗирләр көнен билгеләп үтүгә татарлар да катнашкан
Ирек Гарипов фотосы

Австралиядә яшәүче милләттәшебез, «Туран» җәмгыяте рәисе Ирек Гарипов Көньяк Австралия штатында билгеләп үтелгән Халыкара мөһаҗирләр көне тантанасында төрки халыкларны тәкъдим иткән. Бу хакта Ирек Гарипов социаль челтәрләрдә хәбәр итә.

Чара Көньяк Австралия губернаторлыгы сараенда үткән. Бу тантанага әлеге штатның Миграция мәркәзе эшчәнлегенә өлеш керткән шәхесләр һәм мөһаҗирләр оешмаларының вәкилләре чакырылган.

Милләттәшебез, тумышы белән Казан егете Ирек Гарипов озак вакыт Миграция үзәгендә тәрҗемәче булып эшләгән,  төрки халыкларны берләштерүче «Туран» оешмасын да җитәкләве әлеге тантанага чакырылуына аеруча сәбәп булган.

«Көньяк Австралия губернаторлыгы безне яхшы таный. Без «Мөһаҗирләр» музеенда татар-башкортларның Көньяк Австралиягә килеп урнашуларына 50 һәм 60 ел тулу җәһәтеннән зур чаралар, күргәзмәләр оештырдык. 2009 елда үткәргән күргәзмәбез алты ай дәвам итте. Казанның меңьеллыгын губернаторлыкта билгеләп үттек. Элеккеге губернаторлар да, хәзергесе дә без, татарларга, хәерһак мөнәсәбәттә торалар», - дип сөйләде Ирек Гарипов.

Көньяк Австралиядә мөһаҗирләр көне 2000 елда БМО тарафыннан алынган карарнамә нигезендә 2001 елдан бирле үткәрелеп килә. Штат губерноторы Фрэнсис Дженнифер Адамсон һәм урынбасары Джеймс Муке кунакларны сәламләп, чыгыш ясаган. Алар сугышларның, эчке чуалышларның халыклар язмышына тәэсире турында сөйләгәннәр.

Әфганстан хазарлары җитәкчесе, иммигрантлар үзәге хезмәткәре Хөсәен Резаи да сугышларның кешелек дөньясына зарары, тынычлыкның әһәмияте хакында мәгълүматлар белән чыгыш ясаган. Тантана Африка иммигранты булган җырчы кызның дөнья халыкларын тынычлыкка өндәүче җыры белән тәмамланган.

Ирек Гарипов «Татар-информ»ның Төркиядәге хәбәчесенә Австралия турында сөйләде. «Австралия – иммигрантлардан төзелгән дәүләт. Биредә дөньяның 160 иленнән килгән 270 этник халык вәкиле яши. Австралиягә килгән беренче татар - Казан егете, Ганивахов Габдулла дигән кеше, ул Австралия гаскәрендә хезмәт иткән, I Бөтендөнья сугышы чорында Франциядә вафат булган. Австралиягә нинди юллар белән килгәнлеге билгеле түгел», – диде ул.

«Узган гасыр башында килгән татарларның биредә тимер юл төзелешендә эшләүләре билгеле. Әмма татарларның Австралиягә рәсми сыену тарихы II Бөтендөнья сугышы вакытында Кырымда фашистлар тарафыннан әсир ителеп, 1949 елда качак статусында Австралиягә килеп урнашкан Маһира Хәйретдинованың язмышыннан башлана. Биредә төрекләр дә күп, алар – эшче статусында килгәннәр, ә татарлар сәяси иммигрантлар булып исәпләнә», - дип аңлатты Ирек Гарипов.

  • Көньяк Австралия губернаторлыгының «Мөһаҗирләр» музеенда татарларның шушы илгә килеп урнашулары турында мәгълүмат язылган истәлек тактасы урнаштырылган.
  • Аделаиданың үзәк урамында, Көньяк Австралия ис. университет каршында Казанның меңьеллыгына багышланган истәлек тактасы бар.
  • Австралиягә килгән беренче татар Габдулла Ганиваховның исеме Австралия башкаласында әлеге ил өчен сугышта һәлак булган ANZAC гаскәрләре истәлегенә куелган истәлек тактасында язылган.
autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100