Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Көньяк Африка Республикасында ковидның «Кракен» омикрон-штаммының яңа варианты табылган
Көньяк Африка Республикасы территориясендә коронавирусның XBB.1.5 омикрон-штаммының яңа варианты ачыкланган, дип хәбәр итте Көньяк Африка вирусологы Тулио де Оливейра. «Көньяк Африка Республикасында коронавирусның XBB.1.5 омикрон-штаммының беренче очрагы ачыкланды», - дип язган ул Твиттер социаль челтәрендә. Бу хакта «Интерфакс» агентлыгы хәбәр итә.
Шул ук вакытта, де Оливейра (ул аның командасы 2020 елда – «бета» һәм 2021 елда «омикрон» штаммын ачыклагач һәм аларны классификацияләгәннән соң дөнья күләмендә танылды) илдә яңа «зур дулкын» башланудан курыкмый.
«Мин Көньяк Африка Республикасында әлеге инфекцияне йоктыручылар һәм хастаханәгә озатылган пациентлар артыр дип уйламыйм: бездә «омикрон»ның элеккеге дулкыннарыннан соң халыкта көчле иммунитет формалашты», - дип язган вирусолог.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз