Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Көньяк Африка Республикасы сәүдә министрын КАМАЗның «легендасы» гаҗәпләндергән
Бүген Көньяк Африка Республикасы сәүдә, индустрия һәм конкуренция министры Паркс Тау җитәкчелегендәге делегация «Татарстанда эшләнгән» күргәзмәсендә булды. Күргәзмә бу көннәрдә ТР Дәүләт Советы мәйданчыгында эшли. Көньяк Африка Республикасы делегациясе әгъзалары Казанга БРИКС дәүләтләре башлыклары саммитында катнашу өчен килде.
ТР Дәүләт Советы матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, делегация әгъзалары Татарстан Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Юрий Камалтынов белән ачык мәйданчыкта һәм парламент бинасында тәкъдим ителгән техниканы карады, республиканың икътисади һәм сәнгать потенциалы белән танышты. Экскурсия барышында Көньяк Африка Республикасының сәүдә, индустрия һәм конкуренция министры Паркс Тау «Дакар» раллиенда 19 тапкыр чемпион булган легендар «КамАЗ-мастер» командасы автомобиле белән тәэсирләнүен белдерде. Паркс Тау Татарстан легендасын тыштан гына карап калмады, машина йөртүче кабинасына да менде.
Көньяк Африка Республикасы сәүдә министрына шулай ук шәһәр яны автобуслары, скважиналарны ремонтлау һәм бораулау өчен күтәрмә агрегат, электромобильләр өчен тиз зарядлау станцияләре, К5 буын зур егәрле тарткыч машиналар, медицина һәм полиция вертолетларын күрсәттеләр. Парламент бинасында министр Татшина, Татлифт, ICL, Таткабель, Казанькомпрессормаш, Эйдос һәм республиканың башка компанияләре продукциясен карады.
Федераль һәм республика массакүләм мәгълүмат чаралары вәкилләре белән сөйләшкәндә Паркс Тау күргәзмәнең масштаблары гаҗәпләндерүен ассызыклады.
«Татарстанда зур сәнәгать потенциалы тупланган, күп производстволар булдырылган, - дип билгеләп үтте министр. - Татарстанда эшкуарлык эшчәнлеге алып бару өчен махсус икътисади зоналар булу бик мөһим. Мин БРИКС саммитында катнашуыма, аның кысаларында башка дәүләтләрнең потенциалы белән таныша алуыма шатмын».
«Татарстанда эшләнгән» фәнни-сәнәгать күргәзмәсе БРИКС дәүләтләре башлыклары саммиты көннәрендә Дәүләт Советы бинасы каршында, шулай ук парламентның үзендә ачылды. Урамдагы экспозициядә авыр техника – КАМАЗлар, зур егәрле тарткыч машиналар, мәктәп һәм пассажир автобуслары, агросәнәгать комплексы техникасы, вертолетлар бар. Барлыгы 13 Татарстан предприятиесе тәкъдим ителгән. Алар арачында Яшел Үзән суднолар төзү заводы, «РариТЭК», Aurus, «Соллерс», шулай ук Казан вертолетлар заводы, «МТЗ-Татарстан», «Казаньсельмаш» һәм башкалар бар.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз