news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Көньяк Африка Республикасы Президенты Матамела Сирил Рамафоса Казанга килде

Көньяк Африка Республикасы Президенты Матамела Сирил Рамафоса Казанга килде
видеодан стоп-кадр

Көньяк Африка Республикасы Президенты Матамела Сирил Рамафоса БРИКС саммитында катнашу өчен Казанга килде. Халыкара аэропортта аны Рөстәм Миңнеханов каршы алды. Бу хакта «Татар-информ»га ТР Рәисе матбугат хезмәте башлыгы Лилия Галимова хәбәр итте.

Көньяк Африка республикасы 2010 елда Кытайдан берләшмәгә кушылырга чакыру кабул итте. Инде 2011 елда саммитта төркемнең исеме бер хәрефкә озынайтылды һәм хәзерге атамасы белән билгеле булды – БРИКС. Атамадагы «S» хәрефе Көньяк Африка дигәнне аңлата.

Көньяк Африка Республикасы бөтен Африка континенты мәнфәгатьләрен актив рәвештә алга сөрә, үзен әлеге территория вәкиле буларак позицияли. Узган ел Көньяк Африка Республикасы БРИКСта рәислек итте.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100