news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Көньяк Африка Республикасы башлыгы: Саммитның мәдәни мираска бай шәһәрдә узуы мөһим

Көньяк Африка Республикасы башлыгы: Саммитның мәдәни мираска бай шәһәрдә узуы мөһим
Фото: © Рамиль Ситдиков, фотохост-агентство brics-russia2024.ru

Саммитның мәдәни мираска бай һәм үзенчәлекле шәһәрдә узуы мөһим, чөнки без БРИКСның яңа бүлегенә киңәйтелгән составта керәбез. Бу хакта Көньяк Африка Республикасы Президенты Сирил Рамафоса Казанда узган БРИКС саммитының киңәйтелгән утырышында белдерде.

«Без үз мәдәниятләре һәм традицияләре белән бай булган яңа илләрне кабул иттек. БРИКС саммитының шундый бай мираска ия булган шәһәрдә узуы да бик мөһим. БРИКС илләре тарихы – теләктәшлек, үзара хөрмәт һәм файда итү тарихы. БРИКС Глобаль Көньякның үсеш траекториясен үзгәртергә ниятләгән илләрнең инклюзив төркеме булып тора», - дип белдерде ул.

Көньяк Африка Республикасы башлыгы моның өчен икътисади партнерлык потенциалын тулысынча тормышка ашырырга кирәк, дип өстәде.

news_right_1
news_right_2
news_bot