news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Көньяк Африка Президенты Сирил Рамафоса: Без Россия проектларын ныгытуны хуплыйбыз

Көньяк Африка Президенты Сирил Рамафоса: Без Россия проектларын ныгытуны хуплыйбыз
Фото: © Рамиль Ситдиков, фотохост-агентство brics-russia2024.ru

БРИКС мәйданчыгын халыклар үсешенең социаль-икътисади һәм мәдәни аспектларына өлеш кертү өчен файдаланырга кирәк. Бу хакта Көньяк Африка Республикасы Президенты Сирил Рамафоса Казанда узган XVI БРИКС саммитының «аутрич»/«БРИКС+» форматындагы пленар утырышында белдерде.

«Без БРИКС әгъза-дәүләтләрен төрле чаралар, шул исәптән транспорт чаралары аша ныгытуга юнәлдерелгән Россия проектларын хуплыйбыз. Бу – күп очракта үзара бәйләнешне һәм проблемаларны альтернатив ысуллар белән хәл итү юлларын табарга ярдәм итәчәк», – дип сөйләде Рамафоса.

Аның сүзләренчә, төрле өлкәләрдәге ярдәм бары тик тынычлык һәм тотрыклылык шартларында гына булырга мөмкин.

«Көньяк Африка Республикасы Израильнең Газа халкына каршы алып барган хәрби гамәлләре өчен борчыла», – диде Африка Республикасы башлыгы.

«Без моны геноцид дип атадык. Безнең өчен бу зур борчу тудыра. Газада гаепсез кешеләрне үтерүне туктату өчен Көньяк Африка Республикасы БМО халыкара судына мөрәҗәгать итте. Безнең фикеребезчә, дөньяда гаепсез кешеләрне җәберләү җавапсыз була алмый», – дип аңлатты Сирил Рамафоса.

Сүзен йомгаклап, ул, тотрыклы үсешкә басым ясап, тынычлык шартлары тудырырга кирәк, дип белдерде. Моннан тыш, конфликтлар әйләнешенә чик куярга, тынычлык юлына күчәргә теләгән дәүләтләргә һәм халыкларга ярдәм итәргә кирәклеген әйтте.

  • 2024 елда БРИКС илләре саммиты Казанда 22-24 октябрьдә уза. БРИКС – 2006 елда төзелгән дәүләтара берләшмә. Россия 2024 елның 1 гыйнварыннан БРИКСта рәислекне үз өстенә алды. Ел берләшмәгә яңа әгъзалар кушылудан башланды – Россия, Бразилия, Һиндстан, Кытай һәм Көньяк Африка Республикасыннан тыш, аңа хәзер Мисыр, Эфиопия, Иран, Берләшкән гарәп әмирлекләре һәм Согуд Гарәбстаны керә.
autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100