Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Түбән Камада дүрт юнәлешкә гуманитар ярдәм төялгән конвой озаттылар
Түбән Камада махсус хәрби операция зонасына гуманитар ярдәмнең чираттагы партиясен озаттылар. Йөкнең гомуми авырлыгы 29 тонна тәшкил итә.
Конвой составына транспорт, төзелеш материаллары, генераторлар, шулай ук солдатлар өчен шәхси посылкалар кергән. Маршрут Белгород һәм Курск өлкәләрен, Донецк һәм Запорожье юнәлешләрен колачлый.
Фотоны Надежда Баһаветдинова тәкъдим итте
Гуманитар йөк төяү склады башлыгы Наталья Вебер хәбәр иткәнчә, бу юлы ике машина, өч мотоцикл, мопед, генераторлар, төзелеш материаллары, шулай ук кешеләр җыйган шәхси посылкалар җибәрелгән.
Волонтерларга Түбән Кама муниципаль районы башлыгы, шәһәр мэры Радмир Беляев мөрәҗәгать итте. Ул билгеләп үткәнчә, эштә төрле яшьтәге кешеләр – мәктәп укучылары, студентлар, яшь армиячеләр һәм битараф булмаган кешеләр катнаша.
Фотоны Надежда Баһаветдинова тәкъдим итте
«Биредә безнең волонтерлар эшли. Бу мәктәп укучылары да, студентлар, яшь армиячеләр дә, вакытын һәм көчен кызганмый торган битараф булмаган кешеләр дә. Киләләр, булышалар, төйиләр, озаталар, фронтка баралар, якташларыбызга сәлам җиткерәләр. Әгәр халык бердәм икән, Җиңү безнең якта булачак», - дип искәртте ул.
Фотоны Надежда Баһаветдинова тәкъдим итте
Йөкне төягән вакытта, гадәттәгечә, хәрәкәтнең иң актив катнашучыларын бүләкләделәр. Махсус операция хәрбие Рөстәм Вәлиевкә медаль тапшырылды.
Районда гуманитар ярдәмне көн саен җыялар. Кайбер волонтерлар кирәкле әйберләрне сатып ала, икенчеләре аларны үз куллары белән ясый. Бу эштә Түбән Кама шәһәре, район халкы катнаша. Гуманитар йөк ай саен озатыла.
Фотоны Надежда Баһаветдинова тәкъдим итте
Материал Надежда Баһаветдинова катнашында әзерләнде.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз